Ишегалды уеннары.

2025 елның 25 июне, чәршәмбе
  "Нежность" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге авылларда бик шәп ишегалды уеннары уздыра! Балалар белән бергә борынгы уеннарны искә төшерәләр. Күп балаларның бу уеннарны белеп, рәхәтләнеп уйнауларын күргәч, күңел сөенә! Бу традицияләребезне саклап калу һәм балаларга актив ял итү шатлыгын бүләк итүнең менә дигән ысулы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International