Куркынычсыз юл хәрәкәтен профилактикалау.

2025 елның 27 июне, җомга
  Тернәкләндерү бүлегенең социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән Нурлат шәһәре буенча ДБУБДД территориаль идарәсенең профилактика башлыгы Гыймалтдинова Гөлфия Харис кызы белән куркынычсыз юл хәрәкәтен профилактикалау буенча очрашу оештырылды. Очрашу барышында  юл хәрәкәте кагыйдәләрен профилактикалау, машина йөртүчеләр, велосипедчылар, җәяүлеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде. ТР буенча юл һәлакәтләре, аларның нәтиҗәләре турында статистика китерелде. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча дискуссиядән соң юл билгеләре буенча уеннар үткәрелде, бүләк һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар тапшырылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International