Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан музейга мавыктыргыч сәяхәт.

2025 елның 1 июле, сишәмбе
  Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Аксубай туган якны өйрәнү музее ТР Аксубай районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә "Игелек берлеге" гаиләләр клубы балалары өчен мавыктыргыч чара оештырды. Җитәкчесе Убакова А. В. Балалар ата-аналар белән бергә "Гаилә сакчысы" дагасын буяу буенча мастер-класста катнашты, шулай ук һәр гаиләнең йолалары турында белде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International