Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнардан чыгымнар өлешен каплауга заявкаларны сайлап алу турында хәбәр итә.

2025 елның 1 июле, сишәмбе
  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 02.07.- 16.07.2025 елга кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарның 2024 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр яшь кош-корт (каз, үрдәк, күркә, бройлер чеби) сатып алуга тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга заявкалары кабул ителүе турында хәбәр итә. Документлар «Минем субсидияләр " системасы аша электрон рәвештә кабул ителә. Яшь кош-корт сатып алу чыгымнары өлешен каплауга субсидия ставкасы (транспорт чыгымнарыннан тыш, сатып алу хакының 50% тан артыграк түгел) Бер бройлер чебигә 100,0 сум, Бер баш үрдәккә 120,0 сум, Бер күркә, каз башына 200,0 сум. Бер шәхси ярдәмче хуҗалыкка 50 дән 100 башка кадәр яшь кош-корт сатып алу зарур.

Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https:// https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-priobretenie-molodnyaka-ptitsi.htm

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International