Аксубай районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында ашлык җыю комбайннарын алдагы урып-җыю кампаниясенә иң яхшы әзерләүгә традицион конкурс узды.

2025 елның 2 июле, чәршәмбе
  Конкурс техниканы урып-җыюга вакытында һәм сыйфатлы әзерләү максатында үткәрелә. Быел район игенчеләренә 43,9 мең гектарда бөртекле культуралар җыярга туры киләчәк. Техниканың әзерлеген Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Булат Яруллин катнашында комиссия бәяләде. Комиссия әгъзалары комбайннарның техник торышын, запас частьләрнең булуын, техник хезмәт күрсәтүнең һәм ремонтның сыйфатын җентекләп тикшерде. Комиссия район хуҗалыкларында урып-җыю техникасының югары дәрәҗәдә әзер булуын билгеләп үтте. Мондый конкурслар аграрийларны техниканы сыйфатлы әзерләүгә этәреп кенә калмыйча, хуҗалыклар арасында тәҗрибә уртаклашуга, техник хезмәт күрсәтүнең алдынгы практикаларын гамәлгә кертүгә дә ярдәм итә. Комбайннарны вакытында һәм сыйфатлы әзерләү-урып-җыю кампаниясен уңышлы уздыруның һәм уңышны югалтуларны киметүнең нигезе. Игенчеләребез алда торган урып-җыю эшләрен лаеклы башкарыр дип ышанабыз!

 

 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International