2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда этләрне теркәү мәҗбүри процедурага әйләнде.

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
  Этләрне мәҗбүри теркәү кешеләргә җаваплы хуҗа булырга ярдәм итә. Моннан тыш, ветеринария хезмәте Татарстанда якынча мәгълүматларга таянып түгел, ә күпме эт яшәвен төгәл белә алачак. Һәм иң мөһиме-бу төбәктә йортсыз хайваннар санын киметергә ярдәм итәчәк. 1 июльдән Татарстанда теркәлмәгән этләр һәм йорт хайваннарын тоту шартларын бозган өчен штрафлар каралган закон үз көченә керәчәк. Документка республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Терлекләрне гомуми файдалану урыннарында һәм йорт яны территорияләрендә тоткан өчен, шулай ук этне теркәмәгән өчен 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф каралган. Документта ачыкланганча, ел дәвамында этләрне теркәүгә кагылышлы кабат хокук бозу өчен штраф 5 мең сумга кадәр артачак. Бу җәза Татарстан административ хокук бозулар кодексының 3.18 статьясы нигезендә «ТР территориясендә йорт хайваннарын тотуга, шул исәптән аларны йөртүгә карата өстәмә таләпләрне бозу» буенча гамәлдә булачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International