«Баһадирлар уеннары» спорт конкурсы.

2025 елның 4 июле, җомга
  «Мечта»балалар һәм яшүсмерләр   социаль приютында каникуллар күңелле һәм кызык уза! Бу юлы алар өчен «Баһадирлар уеннары» спорт конкурсы оештырылды, ул чын вакыйгага әверелде. Балалар «Подтянись, отожмись» һәм «Тяни аркан»кебек мавыктыргыч уеннарда көч сынашты. Аларның һәркайсы үз командасына җиңү китерү өчен бар көчен куеп тырышты. Һәр мизгел энергия һәм шатлык белән тулы иде, ә катнашучылар арасындагы дуслык ныгый гына барды. Ахыр чиктә, «Баһадирлар уеннары» спорт бәйгесе көч һәм җитезлек сынавына гына түгел, ә чын спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә дә әверелде.Нәтиҗәдә дуслык җиңде!  Иң мөһиме - җиңү түгел, вакытны бергә күңелле үткәрү!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International