Аксубай районында Татарстанның 7 районы энергетиклары өчен Сабантуй узды.

2025 елның 6 июле, якшәмбе
  Аксубай районында Татарстанның 7 районы энергетиклары өчен Сабантуй узды. Сабантуй кунакларын Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов һәм Чистай электр челтәрләре директоры Руслан Касыймов сәламләде. Бу вакыйга милли бәйрәм традицияләрен искә төшерү, шулай ук коллективлар арасында ярыш һәм конкурслар рухын тою өчен электр челтәрләре филиалларының йөзләгән гаиләләрен берләштерде. Район җитәкчесе "Челтәр компаниясе" җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә район халкын энергия белән ышанычлы тәэмин итүләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Сабантуйга бүген Ватанны саклауда торучы егетләр, махсус операциядә катнашучылар, шулай ук тармак ветераннары килде. "Чистай электр челтәрләре" Челтәр компаниясе" АҖ инженеры Ринат Хәйруллинга республиканың мөһим объектларын ышанычлы электр белән тәэмин иткән өчен бүләк - ведомствоның Мактау грамотасы тапшыру бәйрәмнең тантаналы мизгеле булды. Мондый чаралар бердәмлек рухын ныгыта һәм безнең эшне тагын да нәтиҗәлерәк итә. Һәр эш көне шатлык, горурлык һәм хезмәт нәтиҗәләреннән канәгатьлек китерсен!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International