«Мечта» приютында тәрбияләнүчеләрнең «Ак Барс Банк»ка экскурсиясе.

2025 елның 7 июле, дүшәмбе
  Аксубай муниципаль районындагы «Мечта» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү кысаларында «Ак Барс Банк»ка экскурсия оештырылды. Очрашуны Аксубай «Ак Барс Банк» ГАҖнең сату офисы җитәкчесе Мария Сергеевна үткәрде, тәрбияләнүчеләргә банк өлкәсендә заманча һәм цифрлы технологияләр, дәүләт органнары, юридик һәм физик затлар белән хезмәттәшлек, банк пластик карталарының төрләре һәм аларның билгеләнеше, банкоматлар белән ничек мөгамәлә итәргә кирәклеге, шулай ук банкка эшкә кабул итү тәртибе турында сөйләделәр. Экскурсия кысаларында тәрбияләнүчеләр акчаның килеп чыгышы  тарихын, кызыклы фактлар белделәр. Балалар саклагычның нәрсә икәнен үз күзләре белән күрде һәм бүлекләрнең эш урыннарын оештыруны бәяләде, кызыксындырган сорауларны бирде. Экскурсия тәмамлангач, тәрбияләнүчеләр банктан истәлекле бүләкләр алды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International