Татарстанда табигатьне саклау прокуратурасы катнашканнан соң рөхсәтсез оештырылган калдыклар чүплеге бетерелде.

2025 елның 9 июле, чәршәмбе
  Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде. Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Әлдермеш авыл җирлеге территориясендә санкцияләнмәгән төзелеш, көнкүреш, биологик калдыклар чүплеге урнашкан, аның күләме 1,5 мең куб метрдан артып киткән. Канун таләпләренә карамастан, җирле үзидарә органы чүп-чарны бетерү һәм җирләрне пычранудан саклау өчен үз вакытында чаралар күрмәгән. Закон бозуларны бетерү максатында табигатьне саклау прокуроры Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенә тәкъдимнәр кертте. Прокурор йогынтысы актын карау нәтиҗәләре буенча санкцияләнмәгән чүплек бетерелде, муниципалитетның гаепле вазыйфаи заты дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International