Лаеклы гаилә тормышы өчен-лаеклы бүләк.

2025 елның 8 июле, сишәмбе
  Ел саен, «Гаилә» милли проекты кысаларында, Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, Аксубай районында бер гаилә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен"медале белән бүләкләнә. 2025 елда бу хөрмәткә Аксубай шәһәр тибындагы бистәсеннән Александр Степанович һәм Валентина Андреевна  Ильмухиннар гаиләсе лаек булды. Александр Степанович белән Валентина Андреевнаның гаилә союзы - ул вакыт белән сыналган мәхәббәт, нык тамырдан үскән гаилә, хезмәт һәм кайгырту белән тулы тормыш турындагы тарих. Аларның Марпосад урман техникумында очрашуы озын һәм бәхетле юлның башы була. Беренче күрүдә үк кызга гашыйк егет, сөйләшергә бер ел буе кыюлык җыя. Шул вакыттан бирле инде 57 елдан артык алар бергә. Ир белән хатын икесе дә язмышларын Бөек Ватан сугышы көйдергән гаиләләрдә үскәннәр. Александр Степанович ата назын белмичә үсә. Аның әтисе сугышның башында ук хәбәрсез югалган, яшь хатынын карынында бала белән калдырган. Кечкенә Саша  дөньяга әтисез килә. Әнисе, тугрылыгын һәм өметен саклап, гомер буе аның кайтуын көтә, бүтән кияүгә чыгарга батырчылык итмәде. Александр гаиләдә ана мәхәббәте һәм герой әтисе турындагы хәтер белән әйләндереп алынган бердәнбер бала була. Валентина Андреевна гаиләсендә сугыш башка истәлекләр калдыра. Аның әти-әнисе икесе дә сугыш чорының барлык авырлыкларын кичерә. Бәхеткә, алар исән кала һәм өйләренә кайта . Олы яшькә кадәр балалар һәм оныклар мәхәббәтендә яши алар. Икесе дә 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм батырлыкларын күрсәтүче күп санлы башка бүләкләр белән бүләкләнде. Александр Степанович, яраткан эшенә 45 ел багышлап, гомерен Аксубай урман хуҗалыгына багышлаган. Хезмәттәге казанышлары өчен ул «Фидакарь хезмәт өчен» медале һәм төрле дәрәҗәдәге башка бүләкләр алды, Валентина Андреевна, үз чиратында, 38 елдан артык хезмәт стажына ия. Әмма аларның төп казанышы-эш еллары түгел, ә ныклы һәм тату гаилә. Алар бергәләп зур һәм тату гаилә корып, дүрт бала – өч кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерә. Олы кызы Ирина-Санкт-Петербург шәһәрендә Россия Сбребанкының касса инкассаторлык үзәге башлыгы, Алевтина-Чирмешән районының Түбән кәмин участок хастаханәсенең шәфкать туташы. Кече яшьтәге ике бала әти-әниләре янында кала: Вера-Ак Барс Страхование иминият компаниясе директоры, ә уллары Андрей әтисе эзләре буенча китә-ул аларның гаиләсенә «туган» ТР ДКУ «Аксубай урманчылыгы»на җитәкчелек итә. Бүген аларны сигез оныгы һәм ике оныкчыгы сөендерә. Әти-әниләрнең туган көне-һәрвакыт туган йортта зур гаилә очрашуына сәбәп. Һәр җәй саен бөтен гаилә әйләнә-тирә дөньяның матурлыгыннан бергәләп ләззәтләнү өчен табигатькә чыга. Александр Степановичның аерым горурлыгы – аның куллары белән булдырылган парк. Бу чын сәнгать әсәре, анда агачларның 45 тән артык төре җыелган. Алар арасында мәһабәт эрбет агачы, хуш исле ак чыршы, зифа карагай, чәнечкеле артыш һәм затлы зәңгәр чыршы бар. Валентина Андреевна - өй учагын саклаучы. Ул һәрвакыт якыннарын тәмле бәлеш һәм башка кулинария шедеврлары белән сыйларга шат. Аның куллары кухняда гына түгел, кул эшләрендә дә могҗизалар тудыра. Ул рәхәтләнеп җылы бияләйләр, җыйнак оекбашлар һәм ачык келәмнәр бәйли. 57 ел дәвамында Илмухиннар гаиләсендә мәхәббәт, үзара аңлашу һәм ярдәмләшү атмосферасы хөкем сөрә. Александр Степанович белән Валентина Андреевна балаларының белемле,  эш сөючән һәм намуслы кешеләр булып үсүләрен һәрвакыт хыяллана. Һәм аларның хыялы тормышка аша. Аларның балалары, ата-аналарының иң яхшы сыйфатларын мирас итеп алып, җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары булып яши.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International