Аксубай районы Тарханка һәм Сөнчәле авылларында яшәүчеләр күптән көтелгән тотрыклы мобиль элемтәгә һәм югары тизлекле интернетка ия булды.

2025 елның 9 июле, чәршәмбе
  Торак пунктларда яңа кәрәзле элемтә манарасы урнаштырылды. Бүген тантаналы рәвештә ачу булды. Видеоконференцэлемтә режимындагы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстанда бүген барлыгы 70 база мобиль элемтә станциясе эшләтеп җибәрелде. Бу мөһим адым «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды, ул халык саны 100 дән 500 кешегә кадәр булган торак пунктларда югары тизлекле интернетка ирешүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International