8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне!

2025 елның 9 июле, чәршәмбе
  Безнең интернат-йортта узган бәйрәм программасы "Гаилә - күңел хәзинәсе" дип атала иде. Тәрбияче Рәисә Гайнуллина бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, аннары тәрбияләнүчеләр гаилә турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерде, тәрбияче Резидә Шәйхетдинова белән бергә "Ромашка җый"күңелле уенда катнашты. Чара күңелле табын әңгәмәсе белән дәвам итте. Чарада катнашучылар аралашуда төрле күңелле тарихлар белән уртаклашты, үз гаиләләре турында сөйләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International