Аксубай туган якны өйрәнү музееннан ишегалды бәйрәме.

2025 елның 11 июле, җомга
  Аксубай туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Аксубай бистәсенең Золин урамында ишегалды бәйрәме оештырды. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен чара күңелле һәм кызыклы узды. Бәйрәмне Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары С. Ю. Зайцев ачып җибәрде. Ишегалды балалары мастер-классларда катнашты, өлкәннәр Аксубай тарихы буенча белемнәрен тикшерде. "Беренчеләр хәрәкәте" балалары ишегалды уеннарын уздыру өчен локация оештырды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International