Бөек шагыйрь Хәсән Туфанга 125 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе.

2025 елның 11 июле, җомга
  Хәсән Туфан музей-йорты - Татарстан Республикасы Аксубай районының мәдәни үзәкләренең берсе. Музей-йорт Аксубай районының Иске Кармәт авылында урнашкан. Ул 2000 елның 9 декабрендә бөек татар шагыйренең 100 еллык юбилеена ачылды. Хәсән Туфан музей-йортында төрле чаралар : әдәби кичә, китаплар презентациясе, Татарстан язучылары белән очрашулар, лекцияләр, музей дәресләре, мастер-класс, театральләштерелгән тамашалар үткәрелә. Биредә музей-йорт хезмәткәрләре үсеп килүче буын белән эшләүгә аерым игътибар бирә, аларга үткән заман рухын саклап тапшырырга тырышалар.       Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мингулов Алмаз Минвазыйх улы инициативасы белән 2025 ел Аксубай районында бөек якташыбызның тууына 125 ел тулуга багышлап Хәсән Туфан елы дип игълан ителде. Шул уңайдан районда Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты белән бәйле тантаналы чаралар уза.      Шундый мөһим чараларның берсе-Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Зәйдуллин Р.Р. һәм республикабызның танылган язучылары катнашында Хәсән Туфанны искә алу кичәсе. Чарада Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең рәисе Зәйдуллин Р.Р. җитәкчелегендәге күренекле язучылары һәм Аксубай районы җитәкчелеге катнашты.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International