Татарстанда өлкән буын кешеләре өчен «Алтын еллар – Золотые годы " республика проекты эшләнде.

2025 елның 11 июле, җомга
  Ул гражданнарның мәдәни, мәгариф, физкультура, сәламәтләндерү һәм башка ял итү чараларында катнашу мөмкинлекләрен киңәйтү максатларында гамәлгә ашырыла. Проектта 55 яшьлек хатын-кызлар һәм 60 яшьлек ир-атлар, яисә картлык буенча вакытыннан алда иминият пенсиясе яки тиешле еллар эшләгән пенсия алучылар катнаша ала. Аксубай районында яшәүчеләр https://zabota-tatar.ru/ru/golden-years сылтама буенча уза һәм дәресләр турында мәгълүматны исемлектә яки картада алырга мөмкин. Исемлектә “Шөгыльләр”гә баскач, тулы тасвирламага күчәргә һәм аңа язылырга мөмкин. Шулай ук дәүләт хезмәтләрен : шифаханәләргә юллама, исем бирү, таныклыклар; субсидия һәм пособиеләр турында белә аласыз. «Алтын еллар – Золотые годы " - бу өлкән буын өчен ял һәм социаль ярдәм.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International