Спорт мәктәбенең футбол бүлеге укучылары җәйге каникулларда да актив  әзерләнүне дәвам итә!

2025 елның 14 июле, дүшәмбе
  Хәзер алар Чаллының «Турбина» командасы егетләре белән шөгыльләнә. Әлеге команда вәкилләре белән бергә безнең спортчылар тренировка дәресләре үткәрә. Дәресләр дусларча очрашулар форматында уза һәм техник әзерлекне яхшыртуга юнәлдерелгән. Туп белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Мондый күнегүләр күнекмәләрне яхшыртырга гына түгел,заманча ярышлар өчен мөһим аспект- командада эшли белүне дә үстерә!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International