Район җитәкчесе Алмаз Мингулов гражданнар кабул итте.

2025 елның 15 июле, сишәмбе
  Халык төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Яңа юл төзү, санкцияләнмәгән чүплекне бетерү, район территориясендә туризмны үстерү турында фикер алыштылар. МХОда катнашучының гаиләсенә ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелде. Шулай ук ата — аналарның берсе баланы гаилә хәле буенча башка мәктәпкә күчерү темасын күтәрде-бу сорау инде контрольгә алынды. ⁣Барлык мөрәҗәгатьләр дә җентекләп каралды һәм җаваплы белгечләргә йөкләмәләр бирелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International