"Янгын куркынычсызлыгы"темасына профилактик әңгәмә

2025 елның 16 июле, чәршәмбе
  Өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның көндәлек тормышында куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру максатларында Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында тәрбияче Шәйхетдинова Резидә тәрбияләнүчеләре белән "Янгын куркынычсызлыгы"темасына профилактик әңгәмә үткәрде. Өлкән яшьтәге гражданнарга үзләрен янгыннан ничек сакларга һәм тиешсез урыннарда тәмәке тарту нәрсәгә китерергә мөмкинлеген сөйләде, электр җиһазларын куркынычсыз куллану кагыйдәләре турында искә төшерде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International