Минзәлә районында машина белән сыер саву операторларының 52 нче республика конкурсы башланды.

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
  Ел саен конкурс үз эшенең иң яхшы осталарын җыя. Бүген дә биредә Татарстан Республикасының барлык районнары вәкилләре-район ярышларында җиңүчеләр катнаша. Конкурс операторларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм машина белән сыер савуның алдынгы алымнарын тарату максатларында үткәрелә. Безнең районнан конкурста «Молко-Аксу»ҖЧҖнең машина белән сыер саву операторы Чубуханова Ольга Витальевна катнаша.      
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International