«Тылсымлы туплар патшалыгы".

2025 елның 18 июле, җомга
  "Мечта"социаль приютында чын бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде! Биредә «Тылсымлы туплар патшалыгы»дип аталган мавыктыргыч уен чарасы узды. Бу вакыйга балаларга шатлык һәм күңел ачу бүләк итү генә түгел, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм дуслык мөнәсәбәтләрен үстерү максаты белән оештырылды. «Тылсымлы туплар патшалыгы " - ул уеннар гына түгел, ә тулы бер маҗара, анда һәр бала үзен чын герой итеп тоя алды. Балалар төрле эстафета, хәрәкәтчән уеннар һәм бәйгеләрдә дәртләнеп катнашты, анда, әлбәттә, туплар төп атрибут булды. Төз ыргытулардан һәм җитез тапшырулардан алып күңелле куышу һәм команда ярышларына кадәр-һәр мизгел энергия һәм позитив белән тулы иде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International