Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт.

2025 елның 18 июле, җомга
  Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре беренчеләрдән булып экология һәм табигатьне саклауга багышланган танып белү сәгате үткәрде. Максат социаль хезмәт алучыларны Кызыл китап белән таныштыру, Россиянең Кызыл китабына нинди үсемлекләр һәм хайваннар кертелүе турында сөйләү, балаларны табигатькә сакчыл карарга өндәү иде. Чара барышында ял итүче социаль хезмәт алучы балаларга Кызыл китапның нәрсә икәнлеге, ни өчен аны булдыру зарурлыгы турында сөйләнде. Балалар сирәк очрый торган хайваннар, үсемлекләр барлыгын, шулай ук кеш, кондыз, поши, сайгак, зубр кебек кыйммәтле хайваннарның тулысынча юк ителүдән коткарылуын белде.Алар өчен тыюлыклар булдырылган. Балалар хайваннарның үзләрен тотышы турындагы мавыктыргыч экологик викторинада актив катнашты, табигать турындагы табышмакларга җаваплар бирде, табигать һәм Кызыл китап турында шигырьләр  укыды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International