"Советлар Союзы Герое Г. Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта гомуми белем бирү мәктәбе " МБМУнең ике катлы бинасына капиталь ремонт эшләре дәвам итә.

2025 елның 19 июле, шимбә
  «Яшьләр һәм балалар» милли проекты ярдәмендә агымдагы елда Советлар Союзы Герое Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта гомуми белем бирү мәктәбенең ике катлы бинасына капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Программа кысаларында демонтаж эшләре, отмостканы ремонтлау, керү урыннарын ремонтлау, бизәү эшләре (түшәмнәр, идәннәр, диварлар), ишек- тәрәзәләрне алыштыру, эчке инженер системаларын (канализация, су белән тәэмин итү, җылыту) алыштыру, эчке челтәрләрне алыштыру, шулай ук  җиһаз һәм инвентарьлар сатып алу башкарыла. Бүгенге көндә башкарылган эшләрнең проценты 75% тәшкил итә.Укучылар уңайлы һәм якты сыйныфларда шөгыльләнә алсын, ә мәктәп хезмәткәрләре дәресләрне уңайлы шартларда уздырсын өчен ремонт этапларын тәмамлау яңа уку елы башланганчы планлаштырылган.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International