Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рәис Миңнеханов Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә Аксубай районына килде.
2025 елның 20 июле, якшәмбе
Сәфәр барышында район кырларын карадылар һәм урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар. Районда гомуми чәчү мәйданы-78,9 мең га. шулардан 44,2 мең га-сабан культуралары, 22,5 мең га - көзге культуралар.
Район җитәкчесе Алмаз Мингулов республика җитәкчелегенә Район терлекчелегенең торышы турында сөйләде. Барлыгы 7879 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 3868е - сыерлар. Районда 9 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык бар.
Кырда механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлек башлыклары белән очрашу булды. Рөстәм Миңнеханов авыл халкына актив хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләрендә яхшы күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерде. Эре инвесторларны район икътисадына керткән өлешләре өчен аерым билгеләп үтте. Шул ук вакытта республика Рәисе терлекчелекне үстерергә һәм баш санын арттырырга кирәклегенә игътибар итте.
Аерым игътибарны авыл хуҗалыгы җирләрен ашламалар һәм үсемлекләрне яклау препаратлары белән эшкәртү өчен кулланыла торган заманча технологияләр — агродроннар җәлеп итте. Бу җайланмалар үзләренең мобильлеге һәм төгәллеге аркасында авыл хуҗалыгын алып баруның нәтиҗәлелеген сизелерлек арттыра.