Мәктәп укучыларын ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк»VIII слетына әзерләү.

2025 елның 21 июле, дүшәмбе
  Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слеты 23 июльдән 25 июльгә кадәр «Лубян урман-техника көллияте»ДБҺБУ базасында узачак. Аксубай районыннан слетта биология һәм химия укытучысы Надежда Панюкова җитәкчелегендә Аксубайның 2нче урта мәктәбе, 9нчы сыйныфның өч укучысы катнашачак. « Аксубай урманчылыгы» ДКУ белгечләре балаларга буссольдән ничек файдаланырга, урман утыртуның төп ысуллары , үсемлекләрне яфраклары һәм үсентеләре буенча билгеләргә, янгынны ничек дөрес сүндерергә, урман хуҗалыгында машиналарны куллану турында сөйләде. Укучылар урман хуҗалыгы турында белем һәм күнекмәләрне рәхәтләнеп тыңлады. Яшь урманчыларыбызга уңышлар телик!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International