Район җитәкчесе Алмаз Мингулов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Иванович Рюхов белән берлектә берничә объектны карады.
2025 елның 22 июле, сишәмбе
«Яшьләр һәм балалар» милли проекты белән безнең районда мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Бүген район җитәкчесе Алмаз Мингулов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Иванович Рюхов белән берлектә берничә объектны карап чыкты.
Сәфәрнең беренче пункты Кәкре Күл гомуми белем бирү мәктәбендә булды, хәзерге вакытта анда киң колачлы ремонт бара. Аннары Аксубай универсаль технологияләр техникумының булачак корпусын һәм В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче мәктәпне карап, аның инфраструктурасын яңартуның барышы белән таныштылар.