Район җитәкчесе Алмаз Мингулов гражданнар кабул итте.

2025 елның 23 июле, чәршәмбе
  Килүчеләрнең күпчелеген махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре тәшкил иткән. Кабул итү барышында халык төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте, алар арасында: -күчмә сәүдә оештыру; - торак йортның фасадын ремонтлау; -юл төзү; -күп фатирлы торак йортта вентиляция проблемаларын хәл итү. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча тиешле хезмәтләргә аңлатма һәм йөкләмәләр бирелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International