Предмет кабинетларын укыту һәм тәрбия чаралары белән тәэмин итү.

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
  «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль проектын гамәлгә ашыру максатыннан район мәктәпләренә уку җиһазлары кайтарыла. Татарстанда бу максатларга 153 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Чара гомуми белем бирү оешмаларының предмет кабинетларын «Ватанны иминлек һәм яклау нигезләре», «Хезмәт (Технология)»укыту предметлары буенча төп гомуми һәм урта гомуми белемнең уку-укыту программаларын гамәлгә ашыру өчен укыту һәм тәрбия чаралары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, сынлы сәнгать кабинетларын, шулай ук табигый-фәнни блокны җиһазлау күздә тотыла.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International