25 июльдә видеоконференция режимында яшьләрнең җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча эш төркеменең чираттагы утырышы булды.

2025 елның 25 июле, җомга
  Анда балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау, җәйге ял һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре каралды. Хокук бозуларның төп сәбәбе-балигъ булмаганнарның күзәтүчесез булуы. Ата-аналар ягыннан контроль булмау, мәшгуль булмау, гаиләдәге имин булмаган атмосфера яшүсмернең үз-үзен девиант тотуына китерә. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе үз вәкаләтләре кысаларында авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаганнарның җәйге ялын оештыруда ярдәм күрсәтә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International