Сания Сәйфи кызы Абрарова бүген 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итә.

2025 елның 25 июле, җомга
  Бүген Иске Кыязлы авылында яшәүче, гомер буе колхозда эшләгән хезмәт ветераны Абрарова Сания Сәйфи кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан җылы котлаулар кабул итте. 15 ел элек вафат булган ире белән бергә алар биш бала үстергәннәр. Хәзер Сания Сәйфи кызын Түбән Камадан кайткан кызы Нәсимә карый. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов аны юбилее белән котлады. Чәчәк бәйләме, рәхмәт сүзләре, сәламәтлек һәм озын гомер теләкләре белән котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырды. Сания Сәйфиевна-гаиләсенең генә түгел, бөтен авылның горурлыгы! Аның зур һәм тату гаиләсендә 7 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Ныклы сәламәтлек, шатлык, күңел җылысы һәм якыннары җылысында озак еллар яшәргә телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International