Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне.

2025 елның 25 июле, җомга
  27 июльдә без фаҗигале дата — Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көнен билгеләп үтәбез. Акциядә «Мечта»приютында тәрбияләнүчеләр катнашты. Сугыш аркасында гомерләре өзелгән кечкенә фәрештәләр истәлегенә балалар ак шарлар һәм кәгазь күгәрченнәр очырды. Бу символлар гаделлеккә һәм Җирдә тынычлык торгызылуга өметне гәүдәләндерә. Күккә күтәрелә торган һәр шарчык мондый фаҗигаләрнең бүтән кабатланмаячагы турындагы хыял символына әверелде. Митингта катнашучылар балаларны, сугыш корбаннарын бер минут тынлык белән искә алды. Бу мизгел тирән кайгы һәм дөньяның сакларга кирәклеге  турында уйлану мизгеле булды. Акция азагында «Азат итүче сугышчы " һәйкәленә чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар салынды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International