"Гепатит тукта!" акциясе

2025 елның 28 июле, дүшәмбе
  28 июль - Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне. Авыруны профилактикалау чаралары турында тагын бер кат искә төшерү зарарлы булмас. Гепатит-ул инфекция китереп чыгарырга мөмкин булган бавыр ялкынсынуы. Вируслы гепатит проблемасы турында хәбәрдарлыкны арттыру максатларында «Форпост» ФООП м (С) үзәге активистлары яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә бүген «Гепатит тукта!»акциясе узды. «Форпост» үзәге балалары халыкка вируслы гепатит, аны профилактикалау һәм диагностикалау ысуллары турында мәгълүмат булган буклетлар таратты. Әлеге акциягә катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International