Аксубай үзәк хастаханәсе хатын-кызларны маммография узарга чакыра.

2025 елның 29 июле, сишәмбе
  Бүгенге көндә маммография сөт бизе яман шешен диагностикалауның иң мәгълүмати ысулы булып тора. Аксубай үзәк район хастаханәсе территориясендә 28 июльдән 8 августка кадәр Республика клиник онкология диспансерының күчмә маммология комплексы эшли.  Маммографның эш режимы: дүшәмбе көнне 10.00 дән 16.00 гә кадәр, сишәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8.00 дән 14.00 гә кадәр, җомга көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр. Тикшерү өчен юлламаны участок табибыннан, профилактика кабинетының шәфкать туташыннан (111 каб), шулай ук фап фельдшерыннан алырга мөмкин. Үткәрелергә тиешле маммография еллары: 1985,1983,1981,1979,1977,1973,1971, 1969, 1967,1965,1963,1961,1959,1957,1955,1953,1951. Үзең белән түбәндәге документлар булырга тиеш: паспорт, полис, снилс.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International