«Урманны бергә саклыйк» Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының VIII слеты.

2025 елның 29 июле, сишәмбе
  2025 елның 23 июленнән 25 июленә кадәр Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк»дигән VIII слеты булып узды. Иң яхшылар исеме өчен Татарстан районнарыннан 31 команда көрәште, шулай ук слетта Томск өлкәсеннән, Марий Эл Республикасыннан һәм Чувашиядән мәктәп урманчылыклары тәрбияләнүчеләре катнашты. «Аксубай урманчылыгы» ДКУдан конкурста Панюкова Надежда Николаевна җитәкчелегендә 2 нче Аксубай урта мәктәбенең «Урман патруле» мәктәп урманчылыгы укучылары катнашты. Командабызга актив катнашканнары өчен диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, Без аларны шуның белән котлыйбыз.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International