28 июльдән 3 августка кадәрге атна бавыр авыруларын профилактикалауга багышланган.

2025 елның 29 июле, сишәмбе
  Бавыр — безнең организмның 500 гә якын функциясен үтәүче мөһим органы, шул исәптән детоксикация, кан аксымнары синтезы, майһәм углеводлар метаболизмы. Бавыр сәламәтлеге һәрберебезнең гомуми иминлеге өчен бик мөһим! Бавырның нинди авырулары була? Иң киң таралган проблемаларга вируслы гепатитлар (бигрәк тә B һәм C), цирроз, бавырның алкоголь авыруы, стеатоз (май катламнары) керә. Хәлсезлек, арыганлык, тире һәм күз саргаю, уң як  авырту, сидек һәм тизәк төсе үзгәрү кебек симптомнарны вакытында белергә кирәк. Бавыр авыруына ничек диагноз куярга? Борчулы билгеләр күрсәгез, табибка мөрәҗәгать итегез. Диагностика өчен кан анализлары, корсак куышлыгы УЗИ, биопсия һәм махсус тестлар кулланыла. Иртә диагностика вакытында дәвалауны башларга һәм җитди катлаулануларны булдырмаска мөмкинлек бирә. Бавыр авыруларын профилактикалау үз эченә түбәндәгеләрне ала: - алкогольдән баш тарту, - дөрес туклану (майлы азыкны минимальләштерү), - даими физик йөкләнешләр, - В гепатитына каршы вакцинация, - гигиенаны саклау һәм медицина процедураларында сак булу. Әйдәгез, бергәләп сәламәтлегебезне кайгыртыйк һәм бу мөһим органны саклыйк! Онытмагыз, профилактика дәвалауга караганда яхшырак.  Исән булыгыз, үзегезне саклагыз! Бавырыгыз һәрвакыт нык һәм сәламәт булып калсын!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International