Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов чираттагы аппарат киңәшмәсен үткәрде.

2025 елның 29 июле, сишәмбе
  Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов район Советының утырышлар залында Совет һәм Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук оешма вәкилләре катнашында чираттагы аппарат киңәшмәсе үткәрде.   Көн тәртибендәге мөһим пунктлар демографик вәзгыять һәм районыбыз халкының сәламәтлеге торышы иде. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Сергеевич Тимирясов Аксубай районында туучылар саны күрсәткечләре динамикасы һәм гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында җентекләп сөйләде. «Аксубай үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Григорий Васильевич Порсевның агымдагы елның беренче яртыеллыгында хезмәткә яраклы халык арасында үлүчеләр санына кагылышлы чыгышына аерым игътибар бирелде. Утырыш нәтиҗәләре куелган максатларны тормышка ашыруның төгәл срокларын күрсәтеп, барлык катнашучылар өчен конкрет бурычлар кую белән тәмамланды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International