Күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Аксубай муниципаль районы фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары бүләкләнде.

2025 елның 30 июле, чәршәмбе
  Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән Яңа Ибрай ФАП фельдшеры Хәертдинова Наҗия Нургаяз кызы бүләкләнде. «Аксубай үзәк район хастаханәсе» ДАССО баш табибының рәхмәт хаты белән Сергеевск ФАП фельдшеры Романова Марина Захаровна һәм Иске Тимошкино ФАП шәфкать туташы Латышева Раиса Александровна бүләкләнде. Шәфкать туташларын лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә игелекле хезмәттә уңышлар телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International