Белем бирү программалары турында.

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
  «Кадрлар» милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Гражданнарның аерым категорияләренә һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру чараларын гамәлгә ашыру турында Нигезләмәне раслау хакында» 2025 елның 7 мартындагы 291 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасында 2025 елда федераль бюджет акчалары исәбеннән аерым категория гражданнарны укыту оештырылды.  Укыту «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, « Томск Милли тикшеренү дәүләт университеты» югары белем бирү ФДБМУ, «һөнәри белем бирүне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ һәм «Бөтенроссия Хезмәт фәнни-тикшеренү институты»ФДБУ федераль операторлары тарафыннан гамәлгә ашырыла. Укуда катнашу өчен гражданнар мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә «Россиядә эш» дигән бердәм цифрлы платформадан файдаланып, укулар узу турында гариза бирә. https://trudvsem.ru/). Гариза биргәндә граждан белем бирү программасын һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешманы сайлый. « Томск Милли тикшеренү дәүләт университеты» югары һөнәри белем бирү ФДАОУ федераль операторы тарафыннан «Токарь», «Кече шәфкать туташы» һәм «Кече тәрбияче» программалары буенча укырга теләүче гражданнарның беренчел исемлекләрен, лендингка сылтамаларны төзи.: -токарь .https:fedproject.tsu.ru/tokar); - кече шәфкать туташы (https:fedproject.tsu.ru/medsestra); - кече тәрбияче (https:fedproject.tsu.ru/vospitatel). 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International