Яңа уку елына уку әдәбияты китертү.

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
  Менә инде икенче ел мәгариф оешмалары тарафыннан контракт нигезендә турыдан-туры нәшриятлардан дәреслекләр сатып алына.   Быел шулай ук дәреслекләрнең федераль исемлегеннән заказ мәктәпләрнең үзләре тарафыннан уку әдәбиятын китерүгә контрактлар төзү юлы белән башкарылды. Килешүләр «Просвещение», «Русское слово» һәм «Мнемозина»нәшриятлары белән төзелде. Бу максатлар өчен берләштерелгән бюджеттан 4 млн.554 мең сум акча бүлеп бирелгән, аңа мәктәпләр тарафыннан 5889 дәреслек сатып алынган. Хәзерге вакытта дәреслекләр белән тәэмин итүчеләр тарафыннан белем бирү оешмаларына тарату төгәлләнеп килә. Шулай ук узган уку елы дәвамында рус, татар һәм чуаш телләрендә матур әдәбият һәм күрсәтмә әсбаплар китерелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International