Балалар товарлары буенча кайнар линия.

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
  Уку елы алдыннан  Татарстан Республикасы  Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегендә Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында балалар товарлары буенча кайнар линия эшли башлады 2025 елның 4 августыннан 15 августына кадәр  Татарстан Республикасы  Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат территориаль бүлеге балалар товарларының һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча бөтенроссия кайнар линиясен үткәрә. Белгечләр балалар киеме, аяк киеме, уенчыклар, мәктәп формасы, канцелярия товарлары, балалар туклануы сыйфатына һәм куркынычсызлыгына кагылышлы сорауларга җавап , балалар һәм яшүсмерләр өчен билгеләнгән товарлар категориясенә карата гамәлдәге норматив таләпләргә аңлатмалар бирәчәк. Кайнар линиягә эш көннәрендә 9дан 17 сәгатькә кадәр 8 (843) 44-2-74-55 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International