«Мечта» балалар приюты клумбалары яшь бакчачылар кайгыртуы һәм «Татнефть»ярдәме белән чәчәк ата.

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
  «Мечта» балалар приютында иҗат һәм кайгырту атмосферасы хөкем сөрә. Тәрбияләнүчеләр территорияне төзекләндерү буенча үзләренең уникаль проектын энтузиазм белән үстерүне дәвам итә, ул «Татнефть»ГАҖнең  грант ярдәме белән мөмкин булды. Грант акчасына сатып алынган яшеллекләр хәзер балалар күзәтүе астында, алар приютны чәчәк ата торган оазиска әйләндерә. Әлеге проект-территорияне бизәү генә түгел, балалар өчен кыйммәтле тәҗрибә дә. «Татнефть» нең финанс ярдәме нәтиҗәсендә төрле декоратив куаклар, күпьеллык чәчәкләр һәм барлык кирәкле бакча җиһазлары сатып алынды. Хәзер, үсентеләр уңышлы ияләшкәч, иң җаваплы һәм күңелле этап – яшь бакчаны карау башланды. Приютта тәрбияләнүчеләр шатлык һәм тырышлык белән эшкә тотыналар. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә алар үсемлекләргә  су сибә, туфракны йомшарта, чүп үләннәреннән арындырып ашлама сибәләр. Һәр бала үзен бу мөһим эшнең аерылгысыз өлеше итеп хис итә, матурлык һәм уңайлылык тудыруга үз өлешен кертә. Педагоглар билгеләп үткәнчә, бакчада эшләү балалар үсешенә  уңай йогынты ясый. Ул аларда хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, детальләргә игътибарлылык һәм табигатькә ихлас мәхәббәт тәрбияли. Моннан тыш, бакчадагы уртак эшчәнлек балаларны берләштерә, командада бергәләп эшләргә һәм бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтә. Бу проект гади яшелләндерү кысаларыннан чыга. Ул тәрбияләнүчеләргә үзләрен чын иҗатчылар итеп хис итәргә, үз хезмәтләренең сизелерлек нәтиҗәләрен күрергә һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл карарга өйрәнергә мөмкинлек бирә. Без «Татнефть» ГАҖнә балаларга матурлык кына түгел, кыйммәтле тормыш дәресләре дә бүләк итә торган әлеге искиткеч проектны тормышка ашыру мөмкинлеге һәм ярдәме өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International