Нинди очракларда балигъ булмаганны эмансипацияләнгән дип танырга мөмкин?

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
  Гомуми кагыйдә буенча, Россиядә кеше балигъ булгач, ягъни 18 яшьтән башлап тулысынча эшкә сәләтле дип таныла (гражданлык эшкә сәләте башлана). 18 яшькә кадәр тулы хокуклылыкны ике очракта  алырга мөмкин: 1. балигъ булмаган бала никахка кергәндә( никахны теркәү турында таныклык алган мизгелдән); бу чакта балигъ булганчыга кадәр бары тик нигезле сәбәпләр булганда һәм җирле үзидарә органнары ризалыгы белән генә никахлашырга мөмкин; 2. әгәр ул хезмәт килешүе (контракт) буенча эшли һәм  эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә икән, 16 яшькә җиткән балигъ булмаган баланы эмансипацияләнгән дип игълан иткәндә. Балигъ булмаганны эмансипацияләнгән дип опека һәм попечительлек турындагы орган, йә гомуми юрисдикция суды игълан итә ала (бер яки ике ата-ана риза булмаган очракта, яки опека органы баш тарткан очракта).  Шул ук вакытта түбәндәгеләрне белергә кирәк:: 1. Хезмәтне саклау өлкәсендә хокук һәм гарантияләр эмансипациядән соң үзгәрми. Хезмәт законнары буенча яшүсмергә карата йомшак режим кулланыла: ул зарарлы һәм куркыныч производстволарда эшли алмый, командировкаларга һәм өстәмә эш вакытына юл куелмый, ә аның эш атнасы кыскартылырга тиеш — күп дигәндә 35 сәгать. 2. Эмансипация вакытында аерым яшь чикләүләре саклана: мәсәлән, 18 яшькә кадәрге яшүсмер элеккечә опекун яки попечитель була алмый, автомобиль белән идарә итә, тавыш бирә, алкоголь сатып ала алмый.  3 Эмансипацияләнгән   яшүсмер мөстәкыйль һәм тулысынча йөкләмәләр буенча җавап бирә,шул исәптән  китергән зыян өчен дә. Ата-аналар (законлы вәкилләр), хәтта яшүсмернең аны капларга акчасы булмаса да, китерелгән зыянны капларга тиеш түгел. 4. Эмансипацияләнгән яшүсмер башка алимент алмый, шулай ук эшкә сәләтсез ата-аналарны карарга тиеш. 5. Эмансипация-бер якка адым — һәм аны гамәлдән чыгарып булмый.   Йомгаклауда шуны билгеләп үтәсе килә, 16 яшьтә  бала, тормыш тәҗрибәсе булмау сәбәпле импульсив эш итә ала .
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International