Пролетар урамында яшәүчеләр «Ишегалды бәйрәме»н бәйрәм итү өчен бергә җыелды!

2025 елның 1 августы, җомга
  Район мәдәният йорты артистлары халыкка онытылмаслык тамаша бүләк итте — якты чыгыш, биюләр, күңел ачулар 52 нче йорт ишегалды халкын сөендерде. Бу чара барлык яшьтәгеләр өчен дә чын бәйрәмгә әверелде: балалар һәм өлкәннәр Илхат Фәизов, Василий Воронин һәм Сергеев мәдәният йортының «Пилеш» вокаль коллективының концерт номерларыннан ләззәт алды. Район халкы алар өчен оештырылган бәйге һәм уеннарда актив катнашты. Чараны оештыручылар барлык катнашучы һәм тамашачыларга актив булулары өчен, дуслык һәм бердәмлек  атмосферасы тудырулары өчен рәхмәт белдерә!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International