«Солнышко» балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара узды.

2025 елның 1 августы, җомга
  1 август көнне "Солнышко" балалар бакчасында җәйге күңел ачу  гына түгел, куркынычсызлыкка да зур игътибар биргән чара узды. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган, уен рәвешендә тәрбияләнүчеләрдә юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турындагы белемнәрне ныгытуга юнәлдерелгән иде. Балалар янына кунакка яраткан әкият геройлары килде, алар гадәттәге маҗаралар урынына балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре белән бәйле берничә тематик биремне үтәргә тәкъдим итте. Балалар викторина сорауларына энтузиазм белән җавап бирде, юл билгеләре турындагы табышмаклар чиште, транспорт чаралары сурәтләнгән пазллар җыйды һәм хәтта импровизацияләнгән юл хәрәкәтендә катнашып җәяүлеләр кичүе аша чыгу күнекмәләрен күрсәтте. Чараның аерым кунагы Нурлат шәһәрендәге юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе ТУ профилактика бүлеге начальнигы Г. Х. Гыймалтдинова булды, ул Дәүләт автоинспекциясе инспекторы И. Р. Сибгатуллин белән берлектә «Бала – төп пассажир!»акциясе уздырды. Акция кысаларында белгечләр ата – аналарга балаларны автомобильдә йөрткәндә балаларны тотып тору җайланмаларын куллануның мөһимлеген искәртте, баланың куркынычсызлыгы-беренче номерлы өстенлек икәнлегенә басым ясалды. Акциянең кульминациясе булып күп балалы Лебедевлар гаиләсенә  балаларны тотып тору махсус  җайланмасы тапшыру булды. Бу ишарә гаилә өчен күңелле сюрприз гына түгел, ә Дәүләт автоинспекциясе һәм БДД ДБУ тарафыннан балаларның куркынычсызлыгы турында кайгыртуның күрсәтмә үрнәге дә булды. Чара азагында барлык катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белешмә һәм китаплар тапшырылды, алар  алга таба да алган белемнәрен ныгытырга һәм юлларда игътибарлы булырга ярдәм итәчәк. МБББУ "Солнышко" балалар бакчасында узган чара балаларны уен рәвешендә һәм аңлаешлы формада юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүнең, юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыруның һәм ата-аналарның үз балаларының куркынычсызлыгы өчен җаваплылыгын күтәрүнең ачык мисалы булды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International