Россия һәм Татарстан гимннары астында ВДВ флагы күтәрелде, сәламләү сүзләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алексей Тимирясов чыгыш ясады.
Митингта катнашучылар ВДВ һәлак булган геройларын бер минут тынлык белән искә алды һәм һәйкәлгә чәчәкләр салды.