Гадәттәгечә шәхси кабул итү кысаларында район җитәкчесе Алмаз Мингуловка бу юлы катлаулы тормыш хәлләрендә калган кешеләр мөрәҗәгать итте.

2025 елның 5 августы, сишәмбе
  Район җитәкчесе янгыннан зыян күргән гаиләгә аерым игътибар бирде. Әлеге мөрәҗәгать буенча матди ярдәм күрсәтү өчен документлар пакетын әзерләү турында йөкләмә бирелде. Кабул итү барышында шулай ук белгечне эшкә урнаштыру мәсьәләсе дә каралды. Комиссия әгъзалары белән берлектә мөрәҗәгать итүчегә район территориясендә эшкә урнашуның берничә варианты тәкъдим ителде. 3 төркем чукрак-телсез инвалидның хокук һәм мәнфәгатьләрен яклауга аерым игътибар бирелде. Моннан тыш, кабул итү барышында районда яшәүчеләрнең берсенә дәүләт бүләген алу өчен документлар рәсмиләштерү мәсьәләсе дә килеп иреште. Барлык мөрәҗәгатьләр дә карауга кабул ителде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International