Аксубай районында Баш федераль инспектор катнашында гражданнарны кабул итү узды.

2025 елның 5 августы, сишәмбе
  Бүген Аксубайда Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Николаевич Демидов ТР Прокуратурасы җитәкчелеге һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе вәкилләре белән берлектә гражданнар һәм юридик затларны кабул итте. Чара барышында район халкыннан социаль тәэмин итү, МХОда катнашучыларга ярдәм итү, инфраструктураны үстерү һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча 15 мөрәҗәгать каралды. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча аңлатмалар бирелде һәм тиешле карарлар кабул ителде. Чара патриотик күргәзмәләр белән үрелеп барды: "СВОих не бросаем" хәрәкәте волонтерларының эшләре, маскировка челтәрләре ясау өчен махсус җиһазлар, "Герой гаиләсе" фотоэкспозициясе, балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең рәсемнәре, шулай ук "Юнармия" һәм "Беренчеләр хәрәкәте"күргәзмәләре тәкъдим ителде. Х.Туфанның тууына 125 ел тулуга багышланган экспозиция аеруча игътибарны җәлеп итте. Катнашучылар шулай ук автоматларны җыю һәм сүтү буенча мастер-классларны да күзәтә алды. Әлеге вакыйга Аксубай районы халкының актив гражданлык позициясен һәм патриотик рухын чагылдырды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International