9 августта Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Яңа Кырлай авылында «Ат көне»ат спорты бәйрәме оештырыла.

2025 елның 6 августы, чәршәмбе
  "Быел Татарстан Республикасы Рәисе һәм Татарстан Республикасы ат спорты федерациясе ярдәмендә 10 нчы юбилей «Ат көне»  ат спорты фестивале узачак. Фестиваль кысаларында 40, 80, 100, 120 һәм 160 км дистанцияләрдә ат чабышлары узачак.Удмуртия, Карачай-Черкес, Кабарда-Балкария, Пенза, Ульяновск, Липецк өлкәләреннән, Төмән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан катнашучылар киләчәк. Төрле токымлы 130 баштан артык ат катнашыр дип көтелә. Катнашучыларны Халыкара категорияле судьялар коллегиясе хөкем итәчәк. Шулай ук бу көнне татар, чиста канлы, ярым канлы һәм җирле токымлы атларда чабышлар, Казан шәһәре балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ДБУ һәм «Беренче пони клубы» спортчыларының күрсәтмә чыгышлары, атларга атланып көрәш буенча «Аударыш» турниры һәм атларда төрле конкурслар һәм ярышлар оештырылачак. «Ат көне» ат спорты фестиваленең максаты беренче чиратта Татарстан Республикасында атчылыкны һәм ат спортын популярлаштыру. Ат эшенең абруен күтәрү, Татарстан Республикасының иң яхшы ат хуҗаларын һәм ат үрчетүчеләрен бүләкләү, шулай ук Татарстан Республикасында чабыш спортын пропагандалау һәм үстерү.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International