Бөтен гаилә белән сайлауга!

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
  Татарстанда «Бөтен гаилә белән сайлауга»конкурсының яңа сезоны старт ала. Әлеге проект Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Теләсә кайсы гаилә катнаша ала: кыска гына видео төшерегез (1 минутка кадәр), сайлауларга мөнәсәбәтегез турында сөйләгез һәм роликны «Безнең гаилә сайлауга бара»дигән сүзләр белән төгәлләгез. Видеороликларны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтенең электрон почтасына 2025 елның 1 сентябренә кадәр җибәрергә кирәк: Pressa.Cik@tatar.ru . Татарстанда гаилә белән тавыш бирү традициясе — сайлау участокларына бергәләп бару гына түгел, бу буыннарны берләштерә торган аңлы, җитлеккән гражданлык гамәле. Гаилә-җәмгыятебез нигезе !   Конкурска кушылыгыз, бердәмлектә бит көч!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International