2017 елдан Аксубай муниципаль районында «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә»проекты гамәлгә ашырыла.

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
  Галина Николаевна картлар һәм инвалидлар йортында эшли, ә Нина Ильинична шунда яши. Интернатта эшләгәндә Галина Николаевна Нина Ильинична белән дуслаша, һәм олы яшьтәге хатын үзе дә Галинага бик нык ияләшә. Барысы турында да фикер алышканнан соң, ирле-хатынлы Александр Иванович һәм Галина Николаевна үз гаиләләренә ялгыз өлкән яшьтәге хатынны кабул итәргә карар кыла. «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре ай саен Нина Ильинична янына килеп йөри. Өлкән яшьтәге хатын-кыз яшәү һәм карау шартларыннан тулысынча канәгать. КЦСОН белгечләре билгеләп үткәнчә, гаиләдә мөнәсәбәтләр яхшы. Нина Ильинична сизелерлек үзгәрде, яңа туганнары ягыннан кайгырту аңа үзен гаиләсенең бер өлеше итеп хис итәргә мөмкинлек бирә. Социаль элемтәгә керү-иң яхшы тернәкләндерү, дип билгели КЦСОН хезмәткәрләре. Олы яшьтәге ханым үзе Галина Николаевнага һәм Александр Ивановичка яхшылыклары, сизгерлекләре һәм кайгыртучанлыклары өчен рәхмәтле.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International